“Әдәби дартс” интеллектуаль уен
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 26 майда Китапханәчеләр көненә Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби дартс” дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара китапханәчеләр – Мәүлетова А.Ф. һәм Заһидуллина В.М.ны бәйрәм белән котлаудан башланды. Аннан уенга күчелде. “Әдәби дартс”ның нигезендә классик дартс уены ята.